Алмадан как ясау рецепт
Алмадан как ясау ысулы

Август дигәч, алма исе кергән шикелле була. Алма күп булганда аны нишләтергә дә белгән юк. Варенье ясап, компот кайнатып, сыгып, сок ясап караган бар. Ләкин еш кына алма компоты, алма согы эчәсе килми, ә катырылган алма тора-тора әллә ничек тәмен югалта. Бездә иң ашала торган нәрсә — өйдә ясалган алма кагы. Гадәттә яхшылап качырып куймасаң, аны алма бакчада беткәнче үк ашап бетерәләр. Ясау да әлләни катлаулы түгел.
Как өчен иң яхшысы яңа гына пешкән яки бераз пешеп бетмәгәнрәк — яшел, каты алма.
*Алманы алып эчен чистартыртабыз. Тышын салдырмаска да мөмкин (алай хәтта тәмлерәк тә була әле). Тазартылган алма якынча 1 кг булырга тиеш.
*Калын төпле кәстүлгә бушатабыз һәм төбенә әз генә (ярты стакан) су салып әкрен утка тушить итәргә куябыз. Алманың сортына карап якынча 1-2 сәгать кирәк булырга мөмкин. Алма йомшаргач, блендерда, тигез пюре булганчы избез. Пюрены болгатып, артык дымы парга очсын өчен, тагын бераз әкрен утта тотып алабыз. Әледән-әле болгатырга онытмыйбыз.
*Листүккә пешерү кагазе (пекарская бумага) җәябез. Өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм алманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 мм дан да калын итмичә листүккә җәябез.
*Пюре кибеп кулга ябешми башлаганчыга кадәр, духовкада иң әкрен утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Безнең плитәдә 1 листүк как 3,5 сәгать кибә.
Как кипкәч тулысы белән суынганчы көтәргә кирәк.
Ә хәзер иң әһәмиятлесе!
Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кагазне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз, һәм сак кына салдырабыз.
Как әзер!
Какны кагазьгә төреп сакларга була, ул кышка кадәр бозылмый саклана. Чәй белән эчәргә дә, болай гына ашарга да иң шәп һәм файдалы нәрсә.
Кайберәүләр какка баллырак булсын өчен, кайнатканда шикәр яки бал өсти. Кайберәүләр корица яки имбирь тамыры белән ясый. Без гади, бераз әчкелтем как яратабыз.
Фото: yandex.ru
idel-tat.ru
saba-rt.ru
Җырчы Лилия Хәмитовадан алмадан как ясау рецепты
Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Август - табигать нигъмәтләренә, яшелчә һәм җиләк-җимешкә иң бай вакытларның берсе дисәк, һич ялгышмабыз. Игътибар иткәнсездер, алма быел аеруча күп булды. Юл читләрендә дә адым саен диярлек алма саталар. Әле аның да ниндие генә юк, кызыл, яшел, сары – үз бакчаңда булмаса, сатып алырга да мөмкин. Хәзер барлык хуҗабикәләрне, бер сорау борчый: алмадан нәрсә эшләргә була? Шуңа күрә как ясау сере барлык хуҗабикәләргә ярап куяр дип уйлыйбыз. “Интертат” хәбәрчесе җырчы Лилия Хәмитовадан алмадан как ясау рецептын белеште.
- Бөтен җәем бакчада үтә, җир эшен яратам. Беркайчан да чит илләргә барырга кызыкмадым, чөнки иң яхшысы – үз өеңдә ял итү. Алма быел бик күп, кая куярга да белмәссең. Төннәр буе алмадан как ясыйм, кичә дә соң гына йокларга яттым. Булган әйберне әрәм-шәрәм итәсе килми бит. Танышларым: “Лилия, сиңа хәзер җырлап йөрергә кирәкми, рәхәтләнеп как сатып акча эшлә”, - дип көләләр. Көненә 50дән артык как ясыйм, сатканым юк. Килгән һәрбер кешегә күчтәнәчкә биреп җибәрәм, шуннан күңелемә рәхәтлек алам. Как бит ул бозылмый, яхшы саклана. Баллы кәнфитләр урынына, как ашау күпкә файдалырак. Кибеттә какның 100 граммы 100 сум тора”, - дип каршы алды безне җырчы.
Лилия Хәмитова какны махсус аппарат ярдәмендә ясый, аны күптән түгел генә социаль челтәрдән заказ белән алдырган. Аппарат ярдәмендә кышка кура җиләге, виктория, кишер, кабак, суган һәм сарымсак та киптергән.
Хуҗабикәләр өчен алмадан как ясау рецепты.
Чиләк ярым алмаларның үзәген алып, зур булмаган кисәкләргә турыйбыз. Шуңа 4 стакан шикәр комы салабыз. Кәстрүлгә 500 гр су салып 15-20 минут томалап, повидло кайнаткан кебек кайнатабыз. Әзер булган массаны иләктән чыгарып, алманың баллылыгын тикшерәбез. Ачы булса бераз гына шикәр комы өстибез. Аппаратның өстен аз гына майлап шушы катнашманы кайнар килеш юка гына итеп җәябез. Бу очракта таба куллансагыз да була. Шуны онытмагыз: җәемегез артык юка да булмасын, чөнки как ертылып китәргә мөмкин. Какны 8 сәгать аппаратта киптереп алабыз һәм махсус пленка белән чорныйбыз. Табынга какны эченә куертылган сөт (сгущенка) белән чикләвек тутырып, төрелгән килеш чәй янына чыгарырга була. Тәмле булсын!
Лилия Хәмитова кыш көне алма озак саклансын өчен үзенең киңәшләрен бирде.
- Алманы бөтен килеш саклау өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Коелган түгел, ә агачтагы алмаларны сайлап алыгыз. Алар бәрелмәгән, корткыч бөҗәкләр тарафыннан зарарланмаган булырга тиеш. Алмаларны тартмага урнаштырганда пычкы чүбе җәеп салыгыз, ул озак сакланыр өчен иң зур ярдәм. Алманы башка яшелчә, җиләк-җимешләр белән бергә сакларга ярамый. Аңа аерым урын кирәк. Һава дымлылыгы 95 процент булырга тиеш, - диде ул.
intertat.tatar
Анонс №10, 2019
1 вариант: Бакчасында алмасы булган кеше алмадан как әзерләми калмый торгандыр. Алмаларны җыеп пешерәсең дә, дуршлаг аша чыгарып, табаларга җәеп, кояшта киптерәсең. Кышка татлы ризык гадәттә шулай әзерләнә.
2 вариант: Бу как бөтенләй башкача әзерләнә һәм тәме дә телеңне йотарлык. Алмаларны яхшылап юып, дүрт кисәккә бүлеп үзәген алганнан соң, кәстрүл төбенә ярты стакан су салып салмак утка пешерергә куясың. Кайнап чыккач, тәменчә бераз гына шикәр комы өстәп, тагын биш минут кайнатасың. Дуршлагтан сөзгәч, газга кәстрүл белән су кайнатырга куясың, аның өстенә таба утыртасың. Таба су кайный торган савытны тулысынча, кырыйлары ачык калмаслык итеп капларга тиеш. Су кайнап чыккач, табаны майлап, әзерләнгән как чималын юка гына итеп җәясең. Су акрын гына кайнап утыра, пар табаның стеналарын җылыта, как кибә бара. Менә шул рәвешле 3-4 сәгать утыргач (акрын утта торгач, газ да күп тотылмый), как әзер була. Бик йомшак, тәмле, сусыл, һәркемнең теше үтәрлек как килеп чыга. Рәхим итеп ясап карый аласыз!
Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВАmaydan.tatar
Как ясау осталары — «Рәхмәт сүзен ишетүдән дә рәхәте юк!»
Алмалар әй уңганнар,
Кызарышып тулганнар,
Балга манып алганмыни,
Шундый татлы булганнар, –
дип яза шагыйрә Резеда апа Вәлиева. Язның салкын килүенә карамастан быел алма уңды. Җәйге алмаларны күптән ашап, эшкәртеп бетердек инде. Ә менә көзге, соң өлгерә торган сортларны җыю, урнаштыру мәшәкатьләре тулы көченә бара. Кемдер алмадан кайнатма, компот эшли, икенчеләр аны киптерә. Без исә редакциябез кухнясында алмадан как ясарга булдык.
«КӨН АРАЛАШ КАК ЯСЫЙМ»
Как ясаучылар шактый күп икән. Кайберләре белән аралашып карадым: «Мин оста түгел, үзебез өчен генә ясыйм», – диләр, икенчеләре исә: «Безнең как кибеп бетми», – диде. Ә менә Казанда яшәүче Рафыйк абый белән Рузалия апа Мөбәрәкшиннар как ясау сере белән уртаклашырга бик теләп ризалашты.
– Аның бер авырлыгы да юк, алма белән сок кайнаткыч (соковарка) булса, шул җитә, – диделәр. Мөбәрәкшиннар гадәттә какны икәү ясый икән. Рузалия апа алманы юа, дүрткә бүлә, эчен ала. Аннан сок кайнаткычка куя. Калган эш – Рафыйк абый җаваплылыгында.
– Как ясамыйча берничә көн торсам, күңелгә нидер җитми башлый, – диде Рафыйк абый. – Алма булганда көн аралаш как эшлибез.
– Алайса какны сатасыздыр? – дим.
– Юк, сатмыйбыз, күчтәнәчкә өләшеп бетерәбез.
– Тәмам сүзсез иттегез, – дим мин, берара тын торгач.
Баштагы мәлне Рафыйк абыйның бу сүзен аңлап бетермисең. Ничек инде кешегә таратыр өчен көн аралаш как ясап була? Соңрак, эш барышында, Мөбәрәкшиннар белән якыннанрак танышкач, моның сере аңлашыла…
Какны Рафыйк абый белән Рузалия апа күптәннән ясый икән. 1985 елны Лагерная бистәсендә бакча сатып алгач, алмарын кая куярга белмәгәннән башланган эш.
– Ак алмалар өлгерә башлагач, июльдән октябрь азакларына кадәр как ясыйбыз, – ди Рузалия апа. – Үзебезнең алмалардан тыш күршеләр, туганнар да капчык-капчык алма китерә. Аның бае аларга әзер как бирәбез. Рафыйк эштән кайтканчы алмаларны чистартып куям. Как ясаганда иң төп эш – пешкән алманы сөзгечкә салып төю. Шактый вакытны ала ул. Ирем пөхтә, бар эшне җиренә җиткереп башкаручы буларак, моны бик яратып эшли. Миңа бөтен әйбер тиз кирәк, алма төйгәндә түземлелек җитми.
– Куллар өчен хәрәкәт ул, – дип сүзгә кушылды Рафыйк абый. – Эштән кайтып ашап‑эчеп алгач, шәһәр кешесе нишли? Әйе, телевизор карый. Мин дә шулай итәм, тик телевизор караганда кулны буш тотмыйм, шул гына.
– Мастер-классны алайса Рафыйк абый күрсәтә инде? – дим.
– Күрсәтсен, ул ясаган как тәмлерәк, нәзегрәк була, – диде Рузалия апа. – Мин ярдәм итеп торучы гына…
«КАБЫК ӘРЧЕП УТЫРАСЫ КИЛМИ»
Сок кайнаткычта алмалар ярты сәгать чамасы пешә. Аны, капкачын ачып, унбиш-егерме минут суытып алу мөһим икән. Сөзгечкә салып төйгәндә пешмәс өчен кирәк бу. Алмалар суынган арада Рафыйк абый безне балконына алып чыкты. Аерым бер «цех» монда: куна такталары кую өчен өстәлләр тезелгән. Берьюлы алты‑җиде такта как кибеп утыра.
– Көн кояшлы, җиләс булса, как ике көндә кибә, – ди Рафыйк абый. – Ә торбаларга җылы биргәч, какларны өйгә алып керәбез. Кайбер кешеләр пешкән алма массасын табага салып духовкада да киптерә икән. Мин алай яратмыйм, яна, көя дигәндәй. Куна тактасында җайлырак бит, карап торасы да юк.
Рафыйк Мөбәрәкшин, лаеклы ялда булса да, һаман хезмәттә әле. Казан вертолет заводында эшли. Эш стажы 40 елдан артып киткән. Төгәл, пөхтә, шул ук вакытта иҗади кеше ул. Эштән бушаган вакытта агачтан бизәкләп сыерчык оялары, йорт‑кирәк яраклары эшли икән. Үзе әйткәнчә, тик тора белми. Как ясау остасы белән янәдән аш бүлмәсенә кердек. Алмалар суынып өлгергән. Рафыйк абый аларны сок кайнаткычтан алып сөзгечкә тутырды. Һәм агач тукмак белән төя башлады.
– Моны икенче төрле дә эшләп була, – ди Рафыйк абый. – Алмаларны пешергәндә кабыгын әрчеп салсаң, болай утырмыйсың. Чистартылган алмаларны төюе дә күпкә җиңелрәк һәм тизрәк, тик мин үземчә эшләргә өйрәнгән инде. Кабыгын әрчеп утырасым килми.
Рафыйк абый пешкән алмаларны якынча ярты сәгатьләп төйде. Сөзгеч аша алманың төше, кабыгы чыгарга тиеш түгел икән. Югыйсә как тигез булып кипми, матур да түгел, диләр как осталары. Ул арада какның файдасы турында да бәйнә‑бәйнә сөйләде:
– Яман шеш авыруыннан интеккән тынышларым бар, алар янына хәл белергә барганда һәрвакыт как алып барам. Аппетитны күтәрә ул, көч кертә. Алмада кеше организмы өчен кирәкле бик күп витаминнар, углеводлар бар. Шуңа да авыру кешеләр өчен файдасы күп аның. Хәтта туганнар, дуслар да үзләренең танышларына сорап алалар. Авыру кешегә дип какны сатып биргәнем юк, савап булсын дим. Шифасы тисен. «Рәхмәт» сүзен ишетүдән дә рәхәте юк.
– Ашларга чакырсалар, без гел кактан рулет ясап барабыз, – дип сүзгә кушылды Рузалия апа. – Аш үткәрүчеләр безнең әлеге ризыкны алып киләсебезне алдан белеп тора, әйтмәсәк тә. Рафыйкка бүләргә дә кушалар әле.
– Бу аерым осталык сорый, – дип елмая Рафыйк абый. – Үткен пычак белән нәзек итеп кисәргә кирәк. Какның тәме шул очракта гына беленә. Аннан, юка рулетны ашарга да җайлырак.
– Какны алмадан гына ясыйсызмы?
– Нәрсә бар – шуннан. Мин карлыганнан ясалган какны яратам. Иң тәмлесе шул кебек. Карлыган кагын ясау җиңелрәк тә, турап утырасы юк. Узган ел күп итеп сливадан эшләгән идек. Быел слива булмады.
«БЕР КАЗАНГА ИКЕ БАШ СЫЙМЫЙ»
Ир-атның аш бүлмәсендә ризык әзерләгәнен күзәтергә яратам. Алар моңа җаваплырак якын килә, димме. Әнә, Рафыйк абый алмаларны ничек пөхтә итеп сөзгечтән чыгарды. Шуңа бер стакан шикәр комы һәм ярты литрлы банка белән сок кайнаткычтан чыккан алма согын салып болгатты. Аннан әзер массаны духовкага куйды.
– Алманы әрәм итмибез, – ди Рафыйк абый. – Пешкән алмадан как ясасак, согын стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Кыш буе файдалы, натураль сок эчәбез.
– Өч кило алмадан күпме сок чыга? – дим.
– Литр ярым чамасы. Алмасына, сезонына карап инде.
– Сөзгеч аша төелгән алманы духовкага куймасаң ярамыймы?
– Хатыным алай эшләп тормый, иренә, – дип шаяртып алды Рафыйк абый.
Ә Рузалия апа, аклангандай:
– Миңа тиз кирәк, духовкада пешереп алмасаң да, как була бит, – дип куйды.
Безнең халык: «Бер казанга ике баш сыймый», – дияргә ярата. Мөбәрәкшиннарны аш бүлмәсендә шулкадәр күңелле: ир белән хатын бер-берсен чеметтереп тә ала, ләкин монда бер самимилек, җылылык бар. Кырык елга якын бергә яшәгән бу икәү бер-берсен күз карашыннан да тоярга өйрәнгән. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Өч оныклары бар.
– Бүген оныклар дип яшибез, – дип сөйләде Рузалия апа. – Аларны мәктәптән алып кайту, түгәрәкләргә йөртү – минем өстә. Шуңа күрә эштән киттем. Пенсиядә бит, хәзер балаларга булышыр-га кирәк.
Рафыйк абый духовкадан алманы алды. Сөзгеч аша чыгырылган массаның төсе үзгәреп, куерып киткән. Аш бүлмәсенә гаҗәеп бер тәмле хуш ис таралды.
– Иң яратканы менә шушы эш, – дип, Рафыйк абый куна тактасын өстәлгә куйды, кырыйларын сыек май белән майлап алды. Һәм алма массасын аш көрәге белән такталарга салып чыкты. Аннан ипләп кенә җәя башлады.
– Миңа бу төзелеш эшен хәтерләтә, цемент измәсен җәйгәндәй булам, – ди Рафыйк абый.
Чынлап та, как ясау остасы моны шулкадәр тәмләп башкара ки, берәр мөһим сызым яки проект эшли диярсең! Югыйсә как кына җәя бит!
– Ә хәзер бер фокус күрсәтәм, – дип, Рафыйк абый юеш как җәелгән куна тактасын күтәрде. Әйләндереп, тулгандырып та карады. Алма массасы тактадан төшми.
– Чынлап та фокус бу! – дим, исем китеп.
Рафыйк абый, горурлык белән:
– Ә менә Рузалиянең алма массасы тактага алай ябышып тормый, – дип елмайды. – Духовкада күпертеп алганга шулай була, дип уйлыйм.
Һәм Рафыйк абый егетләр җитезлеге белән алма җәелгән куна тактасын балконга алып чыгып китте. Ул да түгел, кулына икенче такта тотып янә аш бүлмәсенә килеп керде.
– Монысы әзере инде, кипкәне, – диде.
Какны куна тактасыннан каеру тагын бер эш икән. Башта аның ипләп кенә кырыйларын пычак белән кубарасың. Аннан әкренләп тартасың.
– Ничә ел ясап, какның куна тактасыннан каерылмаган чагын белмим, – диде Рафыйк абый, эшеннән бүленмичә генә. – Әлбәттә, ул кипкән булырга тиеш.
«ТАТАР ТЕЛЕН ЛИТВИНОВ БУЕНЧА ӨЙРӘТТЕМ»
Эш беткәч, Рузалия апа чәй өстәле янына чакырды, кактан авыз итеп карарга. Безгә дип үзенең «фирменный» тортын да пешергән.
Дөресен әйтим, какка исем китми. Авыз итеп карарга була, әлбәттә. Мөбәрәкшиннар кагын да «яхшы түгел» дип кенә авызга капкан идем… искиткеч. Беренчедән, как бик юка. Яңа гына эшләнгәнгә күрәме, бик тәмле. Бер әчесе юк.
– Шикәр комы да күп салмыйсыз. Ничек сезнең как баллы килеп чыга? – дим.
– Бу баллы алмадан ясалган как, – ди Рузалия апа. – Алма әчерәк булса, шикәр комын күбрәк салырга кирәк.
Рузалия Мөбәрәкшина дүрт дистәгә якын ел балалар укыткан. Башта Казан шәһәренең 42нче училищесында эшләгән. Студентларга тегү эшен өйрәткән. Ә аннан, училищены ташлап, мәктәпкә – хезмәт укытырга киткән.
– 1991 ел иде ул, – ди Рузалия апа. – Улыбыз Гадел беренче сыйныфка укырга керде. Болгавыр заманнар, улыма күз‑колак булырмын дип, мәктәптә хезмәт дәресе алып барырга алындым. 1992 елда мәктәпләрдә татар теле укытыла башлады. Ләкин шуның белән бергә бик күп проблемалар да барлыкка килде: дәреслекләр юклыгы бер хәл, татар телен белгән укытучылар юк. Ни өчендер бу эшне миңа йөкләделәр. Татарча сөйләшсәм дә, телне камил беләм дия алмыйм. Балаларга ана телебезне өйрәтү шулкадәр ошап китте ки, төрле курсларга йөри башладым. Татар теле укытучылары белән таныштым. Шундый бер очрашуда Игорь Литвинов белән күрештем. Ул заманда аның исеме аерым даирәләргә билгеле иде. Милләте буенча яһүд булган әлеге мөгаллим гомере буе институтта студентларга инглиз теле укыткан. Һәм инглиз методикасы нигезендә татар телен үзлегеннән өйрәнгән.«Оныгым татар телен укый башлагач, мин дә кызыксынып киттем», – дия иде Игорь Львович.
Гаҗәеп акыллы, тыйнак кеше иде ул. Литвинов методикасы, нигездә, балаларны татарча сөйләшергә өйрәтүгә корылган. Төп максат: укучылар гади сорауларга җавап бирә алсыннар. «Татар теле программасы катлаулы, аны телне камил белгән кешеләр үз каланчаларыннан фикер йөртеп төзегәннәр», – дия иде ул. Һәм моның белән килешми мөмкин түгел. Ә Литвинов методикасы башта балаларга – сүз, аннан сүзтезмә, соңыннан гына җөмлә ясарга өйрәтүгә корылган. Кызганыч, аның методикасы тулысынча уку‑укыту программасына кереп китә алмады, бәлки бүген балаларыбыз татарчаны яхшырак белгән булырлар иде.
РАФЫЙК МӨБӘРӘКШИННАН КАК РЕЦЕПТЫ:
- Алма согы – 0,4 – 0,5 л
КАКТАН РУЛЕТ ЭЧЛЕГЕ РЕЦЕПТЫ:
Башта 200 г сары җимеш белән 200 г кара җимешне иттарткычтан чыгарырга. Аннан җимешләрне куертылган сөт белән бутарга. Яраткан кеше әстерхан чикләвеге дә өсти ала.
- Алманы бүләбез!
- Пешерергә утыртабыз!
- Төябез!
- Шикәр комы салабыз!
- Алма согы өстибез!
- Духовкага куябыз!
- Тактаны майлыйбыз!
- Җәябез!
- Пычак белән кубарабыз!
- Төрәбез!
protatarstan.ru
Алмадан как ясау рецепты
Алманы юып, кабыгыннан чистартып иттарткыч аша чыгарып, яхшылап болгатырга (катнашманы кайнатмаска, шикәр комы да салмаска мөмкин). Аннары противеньгә пергамент кәгазе җәеп, как ябышмасын өчен майлап, әзер пюрены тигез итеп җәеп духовкага 4-5сәгатькә 50-60 градуска киптерергә куярга, (озаграк, түбәнрәк температурада булган саен яхшырак,витаминнары шул килеш саклана) духовканың махсус җилләткече булса бигрәк яхшы,булмаса да зыяны юк, тик шунысы мөһим, духовканын авызын пар чыксын өчен бераз ачып куярга кирәк. Вакыт вакыт карап торырга, кибеп беткәч алып, рулет итеп төреп, холодильникка пергамент кэгазьгэ тореп , алып курга.
Мәсәлән, әни авылда духовкада тугел, верандада күләгә, җил йөри торган урында киптерә, бу очракта алманы иттарткыч аша чыгарып, сөзеп бераз кайнатып алсаң да ярый.
avyl-tormyshy.rbsmi.ru
Алмадан желе ясау рецепты
Дәвамы 914
Бөтендөнья икмәк көне
Әти-әниләребез безнең һәрберебезне ипинең бер валчыгын да әрәм итмичә олыларга өйрәтеп үстерделәр. Элек-электән икмәк, әпәй, ипи, ипекәй – өстәлләребездә иң төп ризык. Бүген – 16 нчы октябрьдә бөтен дөнья икмәк бәйрәмен билгели.
Дәвамы 58
“Кызыл бәрхет” печеньесы
Ингредиентлар: - шикәр (кызгылт көрәне булса, тәмлерәк була) - 110 г, - он - 210 г - кефир (җылы булсын) – 30 мл, - какао порошогы – 20 г,
- ак май – 90 г,
Дәвамы 73
Тәмле итеп кәбестә тозлау рецепты
Кәбестәне вак итеп турап, кыргычтан уылган кишер һәм укроп салып 3 литрлы банкага тутырасы (артык тыгызлыйсы түгел).
Дәвамы 396
Алма коймагы
200 грамм он, 1 стакан сөт, 1-2 данә йомырка, 2 алма, 0,5 чәй кашыгы сода, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чеметем тоз, үсемлек мае (кыздырганда) кирәк.
Дәвамы 106
Балык белән чөгендердән салат
Моның өчен: селдь балыгы, 1 башлы суган, 1 чөгендер, 2-3 кишер, 2-3 алма, майонез,
тоз алына.
Дәвамы 98
Рядовка гөмбәсен тозлау
Гөмбә җыя торган чак җитте, дуслар. Сезнең игътибарга рядовка гөмбәсен тозлау рецептын тәкъдим итәбез.
Дәвамы 564
Алма белән слива кагы
Как әзерләү өчен: 3 кг алма 3 кг слива
0,5 кг шикәр комы
Дәвамы 1656
Манник
Әлеге пирогны балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый, ә үзен әзерләүнең бер мәшәкате дә юк.
Дәвамы 542
Иң тәмле шарлотка
Ял көннәрендә гаиләгезне шарлотка белән сыйлагыз!
Дәвамы 624
Иң тәмле алма пирогы
Алмалар пешкән чорда уңган хуҗабикәләр тәмле пироглар пешерә. Әлеге рецепт буенча әзерләргә уйласагыз, якыннарыгыз телен йотар, сезгә рәхмәт укудан туктамаслар.
Дәвамы 702
omet-rb.rbsmi.ru